Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
16 гыйнвар 2020, 18:08

Яңа ел могҗизасында булдык

Бергәләп сөеникЯңа ел могҗизасында булдыкБашкортстан делегациясе составында Мәскәүгә Кремль чыршысына барачагымны белгәч, чиксез шатландым. Бу сәяхәтне мин ниндидер гадәти булмаган, искиткеч матур, таң калдыра торган вакыйга итеп күз алдыма китердем. Ләкин ул аннан да соклангычрак булып чыкты.

Бергәләп сөеник

Яңа ел могҗизасында булдык

Башкортстан делегациясе составында Мәскәүгә Кремль чыршысына барачагымны белгәч, чиксез шатландым. Бу сәяхәтне мин ниндидер гадәти булмаган, искиткеч матур, таң калдыра торган вакыйга итеп күз алдыма китердем. Ләкин ул аннан да соклангычрак булып чыкты.

Яңа ел могҗизалары Уфа-Мәскәү самолетында ук башланды. Анда без, Башкортстанның төрле төбәкләреннән килгән малайлар һәм кызлар, танышып, дуслашып љлгердек. Кунакханәдә Кыш бабай белән Карсылу каршы алды.

Иртән Кремль сараена юл тоттык. Илебез башкаласының истәлекле урыннарын књрдек, Кремльнең Собор мәйданындагы матур бизәлгән мәһабәт чыршыга сокландык.

Кремль сарае фойесында уку алдынгылары, тљрле олимпиада һәм конкурсларда җиңүчеләр өчен Яңа ел балы оештырылды. Аннан тамаша башланды. Әлбәттә, татлы бүләкләр дә бик күп булды – кәнфит тутырылган каплар кочакка сыймады.

Мәскәүгә сәяхәттән онытылмас тәэссоратлар алдык. Кызыл мәйданда һәм Кремльдә булдык. Безнең өчен «Яңа ел шарларын бизәкләү» темасына осталык дәресе үткәрделәр.

Илебезнең иң яхшы укучылары арасында Мәскәүгә Яңа ел чыршысына бару – чиксез зур уңыш. Моның өчен укытучыларыма чиксез рәхмәтлемен.

Камилла САЛИХОВА, Бакай урта мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы.

Читайте нас: