Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
18 декабрь 2019, 13:00

Грантка лаек булдылар

Бергәләп сөеникГрантка лаек булдыларАгымдагы елның июнендә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның «Авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар турында» указы басылган иде. Грант билгеләү конкурс нигезендә сайлап алу юлы белән гамәлгә ашырылды.

Грантка лаек булдылар

Агымдагы елның июнендә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның «Авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар турында» указы басылган иде. Грант билгеләү конкурс нигезендә сайлап алу юлы белән гамәлгә ашырылды.

Конкурста катнашуга авыл мәктәпләреннән 200 педагог теләк белдерде. Анда утыз биш яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары һәм республикада даими яшәүче укытучылар катнаша ала. Тљп таләпләр – авыл мәктәбендә ике елдан да ким булмаган педагогик стаж һәм укыту йөкләнеше бер тариф ставкасыннан да ким булмаска, шул ук вакытта авылдагы халык саны 10 мең кешедән артмаска тиеш. Һәр бәйгече үз проектын тәкъдим итте. Нәтиҗәдә эксперт комиссиясе йөз җиңүчене сайлап алды. Грант күләме 600 мең сум тәшкил итте.

Республиканың иң яхшы йөз яшь педагогы арасында дүртесе безнең районнан булуы сөендерә. Алар – 1нче урта мәктәптән Регина Вәлиева һәм Айгөл Мөхәммәтҗанова, Карача-Елга урта мәктәбеннән Гөлназ Габделхакова һәм Илек мәктәбеннән Гөлназ Шәңгәрәева.

Республика педагогларына грантларны һәр елны бирү, аларның санын арттыру карала.

Читайте нас: