Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
17 декабрь 2019, 08:28

Марсель белән горурланабыз

Бергәләп сөеникМарсель белән горурланабыз«Башкортстан» дәүләт концерт залында мәдәният өлкәсе белем бирү учреждениеләре укучыларына Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиаты дипломнары тапшыру тантанасы булды.

Марсель белән горурланабыз

«Башкортстан» дәүләт концерт залында мәдәният өлкәсе белем бирү учреждениеләре укучыларына Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиаты дипломнары тапшыру тантанасы булды.

Республикада күптәннән сәләтле балалар һәм талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга дәүләт ярдәме күрсәтү системасы барлыкка килде һәм уңышлы эшләп килә. 1999 елдан башлап аеруча сәләтле укучылар һәм студентларга Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиясе тәгаенләнә. Шушы чорда меңнән артык егет һәм кыз, шул исәптән биш йөздән күбрәк укучы, шушы абруйлы стипендияне алды.

Быелгы уку елында Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиясен алуга унбиш муниципаль район һәм тугыз шәһәр округының сәнгать мәктәпләрендә укучы кырык сигез кандидаттан документ бирелде. Мәдәният министрлыгы өчен билгеләнгән квотага ярашлы, сәнгать мәктәпләреннән егерме дәгъвачы сайлап алынды. Аларның барысы да яхшы укыйлар, халыкара, бљтенроссия һәм республика конкурсларында җиңүчеләр.

Кушнаренко балалар музыка мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Марсель Казыйханов иң яхшыларның берсе дип табылды һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиясенә лаек булды.

Марсельне һәм аның укытучысы Фидрат Ибәковны лаеклы бүләк белән котлыйбыз һәм яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.

Елена ЛАТЫЙПОВА, балалар музыка мәктәбе укытучысы.

Читайте нас: