Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
13 декабрь 2019, 11:30

Иң яхшы авыл клубы

Бергәләп сөеникИң яхшы авыл клубыХәбәр итүебезчә, «XXI гасыр КЛУБогы» республика конкурсында безнең районнан Иске Тукмаклы мәдәният йорты катнашты.

Бергәләп сөеник

Иң яхшы авыл клубы

Хәбәр итүебезчә, «XXI гасыр КЛУБогы» республика конкурсында безнең районнан Иске Тукмаклы мәдәният йорты катнашты.

Ул клуб тибындагы мәдәният учреждениеләре эшчәнлеген дәртләндерү, халыкны хезмәтләндерү сыйфатын камилләштерү, мәдәният хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрү максатында үткәрелде.

Иске Тукмаклы мәдәният йорты башта конкурс комиссиясенә үз эшчәнлеге турында презентация тәкъдим итте. Аннан комиссия әгъзалары үзләре авылга килеп үзешчән артистларның иҗаты белән танышты.

Конкурс йомгаклары буенча Иске Тукмаклы мәдәният йорты республикада иң яхшы авыл мәдәният йорты дип табылды.

Мәдәни оештыручы Ирина Әюпованы һәм аның командасын җиңү белән тәбриклибез, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!

Читайте нас: