Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
3 декабрь 2019, 16:50

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Хезмәтенә күрә хөрмәте«Мәгариф» илкүләм проектының «Заман мәктәбе» төбәк программасын гамәлгә ашыруга һәм «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильләрдәге белем бирү үзәкләре челтәрен төзүгә керткән зур өлеше өчен Кушнаренко район мәгариф бүлеге (җитәкчесе Рәмилә ИБӘКОВА) Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ул район хакимиятендә үткән оператив киңәшмәдә тапшырылды.

Хезмәтенә күрә хөрмәте

«Мәгариф» илкүләм проектының «Заман мәктәбе» төбәк программасын гамәлгә ашыруга һәм «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильләрдәге белем бирү үзәкләре челтәрен төзүгә керткән зур өлеше өчен Кушнаренко район мәгариф бүлеге (җитәкчесе Рәмилә ИБӘКОВА) Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ул район хакимиятендә үткән оператив киңәшмәдә тапшырылды.

Шуны искә төшереп китик: быелның 24 сентябрендә Россия Федерациясендә «Үсеш ноктасы» санлы һәм гуманитар профильләрдәге белем бирү үзәкләре ачу марафоны старт алган иде. Анда илнең илле субъекты катнашты.

Марафонда Идел буе федераль округы исеменнән 1нче Кушнаренко урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» ачылган безнең район чыгыш ясады. Мәктәп Мәскәү өлкәсе белән телекүпердә катнашты. Аның вакытында Амур, Иркутск, Курган, Волгоград, Воронеж, Ленингард, Мәскәү өлкәләре, Чечен Республикасы һәм Башкортстанның «Үсеш нокталары» урнашкан мәктәпләреннән репортажлар трансляцияләнде.

Районда «Үсеш ноктасы» ике уку йортында – 1нче урта мәктәптә һәм гимназиядә булдырылды. Аларның һәркайсында хәвефсез тормыш эшчәнлеге нигезләре, 3D модельләштерү, агач белән эшләү, шахмат уйнау, медиапродуктлар булдыру күнекмәләрен үзләштерү һәм тыныч шартларда ял итү өчен җиһазландырылган бүлмәләр бар.

Республикада илле дүрт муниципаль корылышта җыенысы 133 «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды.

Безнең хәбәрче.

Читайте нас: