Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
19 ноябрь 2019, 18:00

Артекта булдым

Балалар ялыАртекта булдымМиңа октябрь аенда Халыкара балалар үзәге «Артек»та ял итү бәхете тиде.

Балалар ялы

Артекта булдым

Ул Кырымда Гурзуф шәһәрендә урнашкан. Башкортстанның төрле шәһәрләре һәм авылларыннан унбер бала ял иттек.

Гурзуф шәһәре безне кояшлы кљне, диңгез һавасы белән каршы алды. Лагерь бик матур җирдә урнашкан, тирә-ягын агачлар уратып алган, диңгез һәм таулар күренеп тора.

Безнең отрядта ундүртәр кыз һәм егет иде. Алар Мәскәү, Санкт-Петербург, Барнаул, Иркутск, Казан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән. Беларус Республикасыннан да барлар иде.

Лагерьга уку алдынгылары һәм конкурсларда җиңүчеләр җыелган. Вожатыйларыбыз безнең белән төрле чаралар үткәрде, экскурсия, походларга алып чыкты. Ялта һәм герой-шәһәр Севастопольгә бардык. Кара диңгездә теплоходта йөрдек. Аю-Даг тавына менеп, бөтен тирә-якны күзәттек.

Төрле түгәрәкләрдә катнаштык. Ял итү күңелле булса да, укуны да онытмадык, мәктәпкә йөрдек. Иртән физик күнекмәләр үтте. Көнгә биш мәртәбә ашаттылар, атнага бер тапкыр бассейнга су керергә бардык. Футбол уйнадык.

Кызыклы чаралар белән вакыт узганы сизелмәде дә.

Лагерьда күп яңа дуслар таптым. Алар белән әле дә Интернет аша аралашабыз, телефоннан сөйләшәбез. Кырымның үзенчәлекле һәм бай табигате әле дә күз алдымда тора.

Илвир ГӘРӘЕВ.

Сәет авылы.

Читайте нас: