Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
13 ноябрь 2019, 13:52

Яңа грейдер кайтты

Күңелле хәбәр


Яңа грейдер кайтты

Торак-коммуналь хуҗалыкның техника паркы яңа автогрейдер белән тулыланды.

Мондый куәтле грейдерга мохтаҗлык зур иде. Чөнки кышкы чорда урам юлларын җиңел тракторлар белән генә тазарту күп вакытны ала. Урамнарга шушы авыр техника чыкканнан соң хәл үзгәрәчәк. Кышын район үзәге урамнарын кардан тазартуга төрле маркалы сигез берәмлек техника җәлеп ителәчәк.

Бу автогрейдерны сатып алуга 6 миллион 234 мең сум акча республика һәм район бюджетларыннан бүленде.

Яңа техниканың ачкычы тракторчы-машинист Мөнир Галәвевка тапшырылды.

Читайте нас: