Яңа көн
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
15 июль 2019, 17:53

Кулга кул тотынып

Кулга кул тотынып

Альбина һәм Әмир Замановлар – хөрмәт казанган ныклы һәм тату матур гаилә пары. Якташларыбызга Бөре шәһәрендә үткәрелгән гаилә бәйрәмендә лаеклы бүләк – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. Кырык елга якын килешеп яшәү дәверендә аларга күпне кичерергә туры килгән, ләкин үзара аңлашу, сабырлык һәм бер-береңә карата сакчыл мөнәсәбәткә таянган гаилә корабы авырлык - каршылыкларны ерып чыга алган.

Әмир Мөнир улы тормышыннан канәгать:

– Озак еллар табиб булып эшләгән дәвердә үземә шушы һөнәрне сайламаган булсам, кем булыр идем икән дигән сорауны биргәнем булды. Тик әлегәчә җавап тапканым юк. Чөнки үземне башка өлкәдә күрмим. Барлыгы ун меңнән артык бала кабул итәргә туры килде. Яңа кешегә дөньяга килергә ярдәм итүдән дә саваплырак эш юктыр. Һәр сабый тууы күңелгә шатлык һәм эчке бер көч бирә. Мондый кичерешләрне башка бер генә дә һөнәр иясе татый алмый. Һөнәремне генә түгел, гаиләмне дә бик нык яратам. Янәшәмдә мине куәтләп, ярдәм итеп торучы икенче яртым – Альбинам булмаса, мин табиб дәрәҗәләре яуламас идем. Табибның көче белемендә генә түгел, аның әйләнә-тирәсендәге затларда һәм алар урнаштырган күңел тынычлыгында да, – ди ул.

– Гаиләдә ике табиб булуы, гомумән, шәп ул, – дип сүзгә кушылды Альбина Ихсан кызы. – Сөйләшергә уртак сүзләребез күп. Кайчагында теге яки бу вакыйга турында бәхәсләшеп китәбез дә, һәркем үз карашын белдерә, нәтиҗәдә барыбер бер фикергә киләбез. Әмир – яхшы тормыш иптәше, көләч йөзле кеше һәм, һичшиксез, искиткеч табиб.

Югары категорияле табиблар үзләре дә кыз һәм ул тәрбияләп үстерде. Алина әти-әнисе юлыннан китте, ул ике югары белемгә ия. Вадим исә юриспруденция өлкәсен үз иткән.

Әти-әниләре аларның һөнәр сайлавына йогынты ясарга тарышмаган.

– Без беркайчан да балаларыбызга басым ясамадык. Һөнәрләрен дә үз теләкләре буенча сайладылар, – диләр алар.

Хезмәтен яратып башкаручыларның кызлары шушы ук сукмакны сайлавы бер дә гаҗәп түгел. Гаилә династиясе һөнәри уңышка ирешәнең әллә нинди серләре юк дип исәпли. Нибары бу дөньяда һәркем үз урынын табарга гына тиеш.

Замановлар үз кыйблаларын тапкан, шуңа да кушнаренколыларга кирәкләр. Аларны барысы да ихтирам итә. Якташларыбызны лаеклы бүләкләре белән тәбриклибез һәм ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм, әлбәттә, сүнмәс-сүрелмәс мәхәббәт телибез!


Читайте нас: