Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
13 июнь 2019, 12:00

Киноны заманча шартларда караячакбыз

Киноны заманча шартларда караячакбыз

Без, авылда яшәүчеләр, кибетләрдә йөрү, башкалабызның заманча кинотеатрларында нәфис фильм һәм мультфильм, театрда спектакль карау өчен еш кына Уфага барабыз. Илебездә кино базары күләме елдан-ел үсә бара, кинофильмнар күрсәтү дә яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Хәзер тамашачы уңайлы һәм заманча техника белән җиһазландырылган залларга гына теләп йөри.
Киләсе ел башыннан кушнаренколылар киноны шәһәрдә түгел, ә үзебезнең мәдәният йортында шундый ук шартларда карый алачак. Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән 500 меәгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларда милли фильмнарны күрсәтү өчен шартлар тудыру максатында акча бүленәчәк шәһәр һәм районнарның исемлеге расланды. Анда безнең район да бар.
Санлы кинопроектор, зур киноэкран, 3D форматында күрсәтү системасы, тавыш-кино процессоры, колонкалар, тавыш көчәйткечләр, кәнәфиләр һәм башкаларны сатып алу өчен районга 5 миллион сум акча бүленәчәк.
Димәк, район үзәгендә заманча кинозал җиһазландырылачак. Озак көтәсе калмады. Акча ел ахырына кадәр үзләштерелергә тиеш.


Фото Интернет челтәреннән.


Читайте нас: