Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
30 Май 2019, 13:45

Килешү эскәмиясе

Килешү эскәмиясе

Һәркайсыбыз районны чәчәк атучы һәм каралган итеп күрәсе килә. Бу ике шартка – власть органнары эшенә һәм халыкның активлыгына бәйле. Һәр торак пунктның бик күп бизәкләрдән барлыкка килүче җаны бар диләр. Нәкъ арт-объектлар нәтиҗәсендә урам-ихаталарның йөзе үзгәрә.


Вконтакте челтәрендәге төркемнәрнең берсендә Дмитрий Пронин исемле егет район үзәгендә «Килешү эскәмиясе» урнаштыру идеясе белән чыгыш ясый, аны бушлай эшләп бирергә ризалашкан оста табуын хәбәр итә. Анысы эшкуар Илшат Ханмурзин булып чыга. Материал сатып алуга гына акча кирәгә. Бу яхшы башлангычны күпләр хуплый. Шикләнеп караучылар да табыла.

Байтак кына кушнаренколылар иганә акчасы кертә, Дмитрий үзеннән дә өсти. Шулай итеп эскәмия ясала һәм район мәдәният йорты ихатасында урнаштырыла. Ул кыска вакытта яшьләрнең яраткан фотога төшү урынына әверелде.

Барлык авылдашларыбызны сакчыл булырга, кече ватаныбызны ныграк яратырга чакырабыз. Ђ инде бу књћелле вакыйгага љлеш кертњчелђрнећ барысына да ућышлар телибез.

Аида ШАЏАПОВА.

Илир МУЛЛАГОЛОВ фотосы.
Читайте нас: