Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бергәләп сөеник
29 Май 2019, 13:28

Лаеклы бүләк

Лаеклы бүләк

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Рәис Латыйпов сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Мактау билгесе белән бүләкләнде.


– Бу билге – Россия Федерациясе ветераннар оешмасының иң югары бүләге. Рәис Хәсән улы безнең районда аңа лаек булган беренче кеше. Димәк, Сез тормыш юлыгызны лаеклы үткәнсез, – диде ул.

Рәис Латыйповның исеме районда күпләргә билгеле. Аны яхшы иптәш, гадел, оста җитәкче буларак беләләр. Безгә, район гәзите хәбәрчеләренә, аның белән даими аралашырга туры килде. Рәис Хәсән улы якын кешебезгә әверелде, эшлекле киңәшләре белән ярдәм итеп торды.

Редакция коллективы һәм гәзит укучылар исеменнән, хөрмәтле Рәис Хәсән улы, Сезнең тизрәк савыгуыгызны телибез.


Автор фотосы.
Читайте нас: