Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Басу хәбәрләре
9 июнь 2022, 14:52

Тәҗрибә һәм яшьлек янәшә

Басу хәбәрләре Тәҗрибә һәми яшьлек янәшә Без килгән көнне «Флоэма-Агро» җәмгыяте басуларында соя һәм көнбагыш чәчүдә берничә агрегат эшли иде.

Тәҗрибә һәм яшьлек янәшә
Тәҗрибә һәм яшьлек янәшә

Тәҗрибәле механизатор Альберт Вәлиев «Агромастер» чәчү комплексында кузаклы культура орлыгын туфракка күмдереп йөри. Икенче агрегатка шулай ук уңган механизатор Рәсим Ямалов идарә итә. Руслан Гафаров аңарда чәчүче булып эшли. Альфред Фәезов – орлык, Фидарит Ямаев ашлама ташуда өлгерлек күрсәтәләр. Рәфис Закиров чәчү материалын төяп тора.

Соя чәчү өчен 570 гектар җир бүленгән.

Яшь механизаторлар Алмаз Мөхәммәдиев һәм Зәвил Мәһәдиев көнбагыш чәчүдә җитез эшлиләр. Аларга бу майлы культураны 682 гектарда урнаштыру бурычы йөкләтелгән.

Хуҗалыкта механизаторларның эше ике сменада оештырлган. Рамил Ишморатов, Артур Коровкин һәм Алик Гарифуллин төнгелеккә чыгалар. Илдар Гыйләҗев УАЗ машинасында тәмле кайнар ашларны басуга китереп бирә.

Җәмгыять игенечеләре уҗым культураларын химик утауны тәмамлаганнар, хәзер бу агротехник чара сабан культуралары үсентеләрендә үткәреләчәк. Илдар Гәрәев үзйөрешле «Томан-2» сиптергечен җитештерүчәнле файдалана. Гаяз Фәттахов КамАЗ автомобилендә су, Илнур Җиһангиров газикта агулы химикат һәм ашлама ташып торалар.

396 гектарлы пар басуларында глифосат белән химик утау үткәрелгән.

 

Механизаторлар Альберт Вђлиев џђм Рђсим Ямалов, чђчњче Руслан Гафаров, ќђмгыятьнећ генераль директоры Азат Бикмиев.    

 

Тәҗрибә һәм яшьлек янәшә
Тәҗрибә һәм яшьлек янәшә
Читайте нас: