Яңа көн
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Басу хәбәрләре
19 Май 2022, 15:01

Тулы куәтенә

Басу хәбәрләре Тулы куәтенә Табигать көйсезлекләренә карамастан, безнең игелекле Кушнаренко җирендә язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Басудагы игенчеләрнең һәркайсы бар күңелен салып, тырышып эшли.

Тулы куәтенә
Тулы куәтенә

 

«Роса» авыл хуҗалыгы предприятиесендә сабан чәчүе тәмамланды. Кыска вакыт эчендә 440 гектарда туфракка бодай һәм арпа орлыгы күмдерелде. 100 гектарда шикәр чөгандере урнаштырылды.

Хуҗалыкта язгы кыр эшләре уҗым культураларын өстәмә тукландырудан башланган иде. Механизаторлар Сергей Чернов, Мөнир Кәримов һәм Василий Артемов 260 гектарда уҗым бодаена минераль ашлама кертте. Аны үзбушаткыч автомобильдә Әнвәр Моратов китереп торды.

Тракторчы Артур Зиннәтуллин дым каплатуда һәм культивацияләүдә җитез эшләде. Ул Т-150К тракторында бу агротехник чараны 600 гектардан артык мәйданда башкарды.

Без килгән көнне авыл хуҗалыгы предприятиесе басуларына берничә агрегат чыккан иде. Аларның берсендә А. Зиннәтуллин туфракка культивация үткәреп йөри. С. Чернов көнбагыш чәчү белән мәшгуль. Бу майлы культура 350 гектарда урнаштырылачак.

Икенче басуда механизаторлар Рөстәм Садретдинов һәм Рауль Әбделганиев 260 гектарлы уҗым бодае басуында химик утауга керешкәннәр.

*Артур Зиннәтуллин

*Сергей Чернов.   

 

 

Тулы куәтенә
Тулы куәтенә
Читайте нас: