Яңа көн
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Басу хәбәрләре
5 август 2021, 14:59

Кылны кырыкка ярыр мәл

Басу хәбәрләре Игенчеләр өчен эшләрнең иң кызган мәле. Гадәттән тыш эсселек тә моңа үз мәгънәсен сала. Кояшта һава температурасы кырыкка якынлашса да, механизаторлар көнне төнгә ялгап эшли. Авылда кылны кырыкка ярыр мәл.

Кылны кырыкка ярыр мәл
Кылны кырыкка ярыр мәл

«Фрунзе» җәмгыяте игенчеләре уракны оешканлык белән алып баралар. Чәчү мәйданнары зур булмаса да, терлекчелекне фураж, сусыл һәм тупас мал азыгы белән тәэмин итү өчен җитәрлек.

Без килгән көнне арпа уралар иде. Игенчеләрнең кәефе күтәренке. Техника бар, көннәр коры тора.

Ашлыкны аерым ысул белән урып җыялар. Илшат Арсланов чапкыч белән агрегатланган МТЗ-82 тракторында игеннәрне чаба. Кырлар ветераны Рәфис Рәҗәпов «Нива-эффект» комбайнында теземнәрне җыеп суктыра. Раушан Сөләйманов үзбушаткыч автомобильдә бөртекне басудан ындыр табагына ташый. Яңа уңыш ашлыгы ЗАВ-50 агрегатында чистартыла һәм эшкәртелә. Аны машинист Илвир Садыйков нәтиҗәле хезмәтләндерә.

Комбайн басудан чыгып китәргә дә өлгерми, механизатор Илдар Мортазин эшкә тотына. Ул саламны төргәкләргә бәйли. Денис Хәйбрахманов әзер төргәкләрне мал азыгы ихатасына ташуда өлгерлек күрсәтә. Башта ул рулоннарны трактор арбасына төйи, аннан саклау урынына илтеп өя.

Хуҗалыкта уҗым культуралары чәчүгә әзерлек бара.  Рәфис Рәҗәпов арыш чәчү өчен йөз гектарда туфракны эшкәрткән.

Кыр эшләрендә катнашучылар көнгә ике тапкыр кайнар туклану белән тәэмин ителә.

Автор фотосы.   

*Комбайнчы Рәфис Рәҗәпов һәм ЗАВ-50 машинисты Илвир Садыйков.

Кылны кырыкка ярыр мәл
Кылны кырыкка ярыр мәл
Читайте нас: