Яңа көн
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Басу хәбәрләре
13 октябрь 2020, 17:34

Татлы тамыр уңышын җыюда

Крестьян мәшәкатьләреТатлы тамыр уңышын җыюда

Быел районның санаулы авыл хуҗалыгы предприятиесендә генә шикәр чөгендере үстерелде. Аның күпчелеге – 2 мең гектары «Башагроинвест» җәмгыятенең «Кушнаренко» аерымланган бүлекчәсендә.

Татлы тамырны М. Шәрәфетдиновның крестьян-фермер хуҗалыгы һәм «Роса» җәмгыяте дә чәчте. Бу ике хуҗалыкта яхшы уңыш үстерелгән. Чыгышы – гектарыннан 300 центнер. Чөгендер басуында заманча техника эшли. «Holmer» маркалы чөгендер җыю комбайны бер үк вакытта өч эшне башкара: чөгендер яфракларын кисеп ваклый, тамыразыкны чокып ала, аннары өемнәргә сала. Комбайн бункеры бер әйләнүдә 16-20 тонна татлы тамыр туплый. Аны йөк машиналарына тутырып озатуны хуҗалыклар инде үзләре башкара. Аларның һәркайсысы шикәр заводына 40-520 тонна чимал илтеп җиткерә.

Читайте нас: