Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Басу хәбәрләре
28 июль 2020, 16:25

«Роса» урып-җыюга төште

Урак – 2020«Роса» урып-җыюга төште

“Роса” җәмгыяте игенчеләре урып-җыюга кереште. Хуҗалык кырларында өч «Дон-1500 Б» ашлык җыю комбайны эшли.

Яңа уңышның беренче центнерлары комбайнчылар Азат Гиндалипов, Артур Зиннәтуллин һәм Мөнир Кәримов бункерларыннан бушатылды.

Кыр хезмәтчәннәре «Волжская качественная» сортлы бодайны турыдан-туры һәм аерым урып сугу ысулы белән алып баралар. Әлеге культураның гомуми мәйданы 300 гектар тәшкил итә. Гектарыннан якынча 25 центнер төшем көтелә. Илгиз Сафин идарәлегендәге үзбушаткыч әзер уңышны ташуга җәлеп ителде.

* Комбайнчылар Мөнир Кәримов һәм Артур Зиннәтуллин.

Читайте нас: