Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Басу хәбәрләре
8 июль 2020, 17:08

Яшел урак кызганда

Фермаларга – азык муллыгыЯшел урак кызганда

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә яшел урак – печән һәм сенаж салу эшләренең иң кызган мәле.
Э. Гыйльманова крестьян-фермер хуҗалыгында шушы көннәрдә барлык техника, эшчеләр мал азыгы әзерләүгә җәлеп ителгән.
–Быелгы җәй үләнле. Печән әзерләү һәм сенаж салу барышында бары да мөһим – чабу, әйләндерү, ваклау, тыгызлау. Кышны уңышлы чыгар өчен безгә 2 мең тонна сусыл азык әзерләргә кирәк, – ди хуҗалык җитәкчесе Дамир Гыйльманов.
Сенажны аерым ысул белән хәзерлиләр. Илшат Вәлиев үзйөрешле чапкычта люцерна һәм кәҗә үләне чаба. Ветеран механизатор Илфир Гыйльметдинов «Полесье» комбайны белән үләнне җыеп ваклауда эшли.
Расих Вәлиев һәм Николай Зайнакаев җитәкчелегендәге үзбушаткыч машиналар, Владимир Мурзабаев һәм Эдик Янышыевның Т-150К тракторлары әзер массаны бәйләүгә билгеләнгән.
Сенаж курган ысулы белән салына. Радик Арсланов куәтле К-700 тракторында яшел массаны тыгызлый.
Бер үк вакытта печән әзерләүдә бара. Печән чабу механизатор Фәрит Әсфәндияровка йөкләтелгән.
Альберт ВӘЛИЕВ.
Автор фотосы.
*Хуҗалык җитәкчесе Дамир Гыйльманов, водитель Расих Вәлиев, механизатор Илфир Гыйльметдинов.
Читайте нас: