Бу агротехник чараны үтәүгә СЗ –5,4 чәчкечләре белән агрегатланган ике Беларус тракторы җәлеп ителде. Механизаторлар Илдар Хәмидуллин һәм Илнур Сафин техниканы җитештерүчәнле файдаланды. Рөстәм Кәбиров һәм Вил Исхаков чәчкечләргә ашлама төяп торды, эшенең сыйфатын күзәтте. Максим Фомин үзбушаткыч автомобильдә ашлама китереп торды.