Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Басу хәбәрләре
8 апрель 2020, 12:26

Хәерле сәгатьтә, игенче!

Басу хәбәрләреХәерле сәгатьтә, игенче!

«Роса» җәмгыяте авыл хуҗалыгы предприятиесендә быел сабан бөртеклеләрен 350 гектарда урнаштырачаклар. Шуның 150 гектарын бодай, 200ен арпа биләячәк. Көздән 200 гектарда уҗым бодае чәчкән булганнар. Агрономнар билгеләвенчә, аның торышы канәгатьләнерлек, яңадан чәчәргә туры килмәячәк. 300 гектарда көнбагыш, йөз гектарда шикәр чөгендере игү планташтырыла.

Җиде трактор язгы басуга чыгарга әзер. Алар техник карауны уңышлы үткән. Ике агрегат дым каплатуда эшли. Артур Зиннәтуллин Т-150К, Сергей Чернов Беларус тракторларын нәтиҗәле файдаланалар. Артур туфракны чәчү алдыннан культивацияләњдә дә эшләячәк. Рөстәм Садретдиновка ашлама кертү йөкләтелгән. Рауль Әбделганиев һәм Мөнир Кәримов бөртеклеләр чәчкечләре белән агрегатланган Беларус тракторларында минераль туклар тараталар. Барлык мәйданда чәчњ эшләрен шушы тәҗрибәле механизаторлар башкарачак. Р. Садретдинов чәчүлекләрне тыгызландырып торачак. Үзбушаткыч автомобиль йөртүче Илгиз Сафинга орлык һәм ашлама ташу йөкләтелгән. Механизаторларның барысы да тәҗрибәле, тырыш.

Хуҗалыкка язгы чәчү эшләре өчен 80 тонна минераль ашлама ташыганнар. Дизель ягулыгы кайтарырга җыеналар. Быел авыл хуќалыгы предприятиесе катоклау өчен ике яңа агрегат сатып алган.

Ышанычны аклыйлар

Р. Рәҗәповның механизаторлык стажы 37 ел тәшкил итә. Бу көннәрдә аның куәтле 150К тракторы туфрак эшкәртүдә мәшгуль. Аннан игенче тагылма агрегатын алыштырып, туфракны чәчү алдыннан культивацияләүгә керешәчәк.

Механизаторларның икесе дә һәр елны язгы чәчүдә, мал азыгы хәзерләүдә, уңыш җыюда, уҗым культуралары чәчүдә зур эш күләме башкаралар. Кышын фермада терлекчеләргә ярдәмләшәләр. Аларга ышанып тапшырылган техника ел әйләнәсенә диярлек тик тормый.

Хуҗалык җитәкчелеге бу игенчеләрнең үзләренә тапшырылганһәр эшне вакытында һәм сыйфатлы башкарачагына шикләнми.

Рәфис Рәҗәпов.

Раушан Сөләйманов.

Читайте нас: