Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Басу хәбәрләре
24 апрель 2019, 17:23

Сабанашлык чәчү тәмамланды

Сабанашлык чәчү тәмамланды


Язгы кыр эшләре уҗымнарга минераль ашлама кертүдән башланды. Арыш үсентеләре бер гектарга йөз килограмм исәбеннән карбамид белән тукландырылды. Бу агротехник чараны механизатор Раушан Сөләйманов башкарды.

Рәфис Рәҗәпов туфракны чәчү алдыннан культивацияләүдә нәтиҗәле эшләде. Р.Сөләйманов чәчкеч белән агрегатланган «Беларус» тракторында орлыкны туфракка књмдерде. Илһам Исламов чәчүче булып йөрде, эшнең сыйфатын контрольдә тотты. Денис Хәбибрахманов чәчү материалы һәм минераль ашлама белән тәэмин итте. Әлиф Сәгадиев чәчүлекләрне тыгызландыру белән шөгыльләнде

Хуҗалык игенчеләре 200 гектарда донник һәм сорго-судан үләне катнашмасы урнаштырачак.

А. НИЛОВ.


Механизатор Әлиф Сәгадиев һәм чәчүче Илһам Исламов.
Читайте нас: