Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Валентина Матвиенко: "Төбәкнең уңышларында Башкортстан халкының фидакарь хезмәте ята"

Валентина Матвиенко: "Төбәкнең уңышларында Башкортстан халкының фидакарь хезмәте ята"


Шушы минутларда "Башкортостан" дәүләт концерт залында тантаналы утырыш һәм бәйрәм концерты бара.
Республиканың 100 еллыгы уңаеннан барган тантаналы утырышта Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Башкортостан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Татарстан Президенты Рөстам Миңнеханов, Удмурт республикасы башлыгы Александр Бречалов, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев, Белоруссия, Вьетнам, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркиянең Русиядәге Илчеләре катнаша.
Юбилей тантанасын ил башлыгы Владимир Путинның котлавы белән Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ачты.
Валентина Матвиенко 100 ел элек Башкортстанның РСФСР составында беренче автономия булуын, моның белән илдәге федерализмга нигез салынуын ассызыклады.
- Башкортстан җире - Русиянең уникаль асылташы. Аның үзенчәлекле һәм күптөрле табигате беркемне дә битараф калдыра алмый. Русия Президенты Владимир Путин "Башкортстанда, бер тамчы судагыдай, Русия үзенең барлык мәдәни, дини, телләр үзенчәлекләре, халыклар дуслыгы белән чагылыш тапкан", дип юкка гына әйтмәгән", - диде котлау чыгышында Русия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко.
Русия парламенты спикеры белдерүенчә, республика - бүген динамикалы үсештәге төбәк, ул сәнәгать һәм аграр тармак буенча алдынгы позициядә бара. Башкортстанда күпбалалы гаиләләргә, өлкәннәргә социаль ярдәм итү җәһәтеннән зур эш башкарыла. Төбәктәге барлык уңышларга Башкортстан халкының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән.

Читайте нас: