Яңа көн
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Радий Хәбиров: "Башкортстан ышанычлы адымнар белән алдагы йөзьеллыкка керә"

Радий Хәбиров: "Башкортстан ышанычлы адымнар белән алдагы йөзьеллыкка керә"


Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың 100 еллыгы уңаеннан тантаналы җыелышта чыгыш ясады.

Бүген «Башкортостан» дәүләт концерт залында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың 100 еллыгы уңаеннан тантаналы җыелышта чыгыш ясады.

- Төгәл 100 ел элек Башкорт хөкүмәте һәм Үзәк Совет власте арасында тарихи Килешүгә кул куелган. 1919 елның 23 марты Башкорт Совет Республикасының туган көненә әверелгән. Гражданнар сугышының иң авыр, ачлык, җимереклекләр чорында яшь совет илен берләштерү өчен мөһим адым булган ул. Шулай бер гасыр элек безнең дәүләтнең федератив моделен формалаштыруга, аның милли-мәдәни сәясәтен булдыруга нигез салынган, - диде үз чыгышында Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе әлеге бәйрәмнең бөтен ил өчен гомум булуын ассызыклады. Аның мөһимлеген Указы белән Русия Президенты Владимир Путин да раслады. Радий Хәбиров ил җитәкчесенә Башкортстанга булган игътибары, планнарны һәм башлангычларны хуплавы өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.

"Без ил башлыгының зур ышанычын тулысынча аклаячакбыз һәм ул куйган бурычларны үтәячәкбез", - диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: