Яңа көн
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Гуровкада туган Герой

Гуровкада туган Герой

Китапханәдә очраклы рәвештә генә «Башкортстанның Социалистик Хезмәт Геройлары» дигән китапны күреп, алып укырга булдым. Анда безнең районның Гуровка авылында туган Социалистик Хезмәт Герое Иван Павлович Рассказовның да исемен күреп, бик гаҗәпләндем. Чөнки әлегә кадәр Кушнаренко районының Советлар Союзы Геройлары һәм Социалистик Хезмәт Геройлары исемлегендә бер тапкыр да аның телгә алынганы булмады.
Китапта данлыклы якташыбыз турында түбәндәге юллар язылган:
«Иван Павович Рассказов 1917 елның 26 августында Кушнаренко районының Гуровка авылында туа. 1980 елның 28 февралендә вафат була. Тулы булмаган урта белемле.
Хезмәт эшчәнлеген 1934 елда «Южураллес» трестында башлый. 1938–1941 елларда ашханәләр трестында хезмәт сала. 1941 елда Кызыл Армия сафына чакырыла, Бөек Ватан сугышында катнаша.
1946 елдан башлап Уфа элемтә аппаратурасы заводында эшли.
Югары квалификацияле белгеч һәр елны смена нормасын 140–150 процентка њти, продукциянең яхшы сыйфатына ирешә. Үзенең бай тәҗрибәсен яшь эшчеләргә тапшыра.
Иван Рассказов рационизатор була, эшендә алдынгы технологияләр куллана, күп кенә яңа ысуллар кертә.
Якташыбызның исеме заводның Мактау кенәгәсенә кертелә, аңа иң яхшы фрезеровщик исеме бирелә.
Бишьеллык планын үтәүдә чиксез зур хезмәтләре һәм яңа техника җитештерњне оештырганы өчен Иван Павлович Рассказовка СССР Югары Советы Президиумының 1971 ел, 26 апрель Указы белән Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Ул Ленин ордены, күп медальләр белән бүләкләнә».
Данлыклы якташыбыз белән без горурланырга хаклы. Аның исеме район тарихы елъязмасында лаеклы урын алыр, дип ышанасы килә.


Рәиф НАЗАРОВ, Әхмәт авылы.

Читайте нас: