Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Дуслык әйлән-бәйләне

Дуслык әйлән-бәйләне

Уку йортлары арасында «Чәчәк ат, туган Башкортстаным» девизы белән үзешчән сәнгать смотры үтте. Быелгы «Дуслык әйлән-бәйләне» фестиваль-конкурсы республикабызның 100 еллыгына багышланды.

Гимназиянең бию коллективлары чыгышына аерым туктыйсы килә. Укучылар үзләренең сәләтләрен тулысынча ача алды. Алар төрле халык биюләре калейдоскобын күрсәтте: дәртле мари, татар, чуаш биюләрен дулкынландыргыч башкорт, испан, поляк, рус һәм Кавказ халыклары биюләре алыштырды.

Инструменталь ансамбльләр һәм тавыш оркестрлары чыгышы да үзенчәлекле булды. Карача-Елга, Иске Кормаш урта мәктәпләре (җитәкчеләре Динар Гыйзетдинов, Мљнир Хәйруллин), «Чишмәкәй» «Әтәчкәй» һәм Шәрип балалар бакчаларының (Елена Бабенкова, Гөлшат Зәйнетдинова, Рәмилә Фазлыева) жюри хөкеменә коллектив номерлар тәкъдим итте.

Виктория Гыймадиева, Алсу Мөхәммәдиева (Әхмәт), Алия Хөсәенова (1нче урта мәктәп), Эвелина Ђминева (гимназия), Илнар һәм Илдар Идрисовлар, Данил Әхияретдинов (Иске Кормаш), Элина Хәлимова (Калтай), Энҗе Әхияретдинова һәм Алмаз Габделкђримов (Байталлы балалар бакчасы) ялгыш башкаручылар номинациясендә җиңүче булды.

Хореографик жанрдагы үзенчәлекле чыгышларга да тукталасы килә. Алар – Әхмәттән Эльза Әхмәтҗанова башкаруында һинд, Мәмәктән Зөлхиҗә Ишмөхәммәтованың башкорт биюе, Иске Тукмаклы (Лира Корбанова), Кувыково (Флүрә Бажепова), «Елмаю» (Людмила Онина), «Әтәчкәй» (Гөлшат Зәйнетдинова, Әлфия Дәүкәева), «Кояшкай» (Ирина Гыйльданова), «Чишмәкәй» (Чулпан Гәрәева) балалар бакчалары, Шәрип һәм 1нче урта мәктәпләре (Әлфия Сальникова, Гөлназ Ганиева), «Тау» балалар савыктыру лагере (Гөзәл Усманова) бию коллективлары.

Сайлап алу туры үтте. Тиздән тамашачылар район мәдәният йортында конкурсның финалын гала-концерт рәвешендә карый алачак.


Гүзәл УСМАНОВА,

«Тау» савыктыру лагереның өлкән педагогы.

Читайте нас: