Яңа көн
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Яңа көч туплап

Балалар җәе Яңа көч туплап Җәй – соклангыч чор, дәресләрдән ял итеп, яңа көч, тәэссоратлар, шат кәеф туплау вакыты. Безнең Калтай мәктәбе каршында җиде–унөч яшьлек укучылар өчен көндезге ял лагере эшләде.

Яңа көч туплап
Яңа көч туплап

 

Аның программасы балаларның актив ялына, иҗади сәләтләрен үстерүгә булышлык итүче төрле спорт, танып белү-үстерү чараларына бай булды. Алар уеннарда, концертларда, лагерь эшләрендә актив катнаштылар.

Балаларны яклау көнендә һәм Россия көнендә соклангыч чаралар оештырылды. Балалар остазлары белән бетмәс-төкәнмәс фантазия күрсәттеләр, яңа җырлар һәм биюләр өйрәнделәр, «Күңелле каникул» рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар. «Минем Россиям», «Россиядә яшим», «Урман көне», «Сәламәтлек көне», «Талантлар көне» һәм башка шундый тематик көннәр һәркемгә сәләт һәм осталыкларын тулысынча ачарга мөмкинлек бирде.

Малайлар һәм кызларга иртәнге һәм төшке ашка башка туклыклы ризыклар белән беррәттән җиләк-җимеш, төрле соклар, компот, йогырт тәкъдим ителде.

Вожатыйлар Лидия Шафина, Рәфил Әюпов һәм башкалар балаларның һәр көне күңелле һәм файдалы үтсен өчен зур тырышлык салдылар.

Лидия ШАФИНА, вожатый.

Яңа көч туплап
Яңа көч туплап
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: