Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Шатланып йөрделәр

Балалар җәе Шатланып йөрделәр Безнең Карача-Елга урта мәктәбе каршында һәр елны көндезге ял лагере эшли. Анда җиде–унөч яшьлек укучылар сәламәтлекләрен ныгыта. Быел лагерьда кырык малай һәм кыз ял итте.

Шатланып йөрделәр
Шатланып йөрделәр

Балалар һәр көнне иҗат белән шөгыльләнделәр, экология темасына плакат һәм листовкалар төшерделәр, табигый материаллардан төрле нәрсәләр эшләделәр, пластилин һәм тозлы камырдан сыннар әвәләделәр.

Тәрбиячеләр иртәләрен спортзалда яки саф һавада гимнастика үткәрделәр. Һәр көн аерым бер темага багышланды. Мәсәлән, «Сәламәтлек көне», «Пушкин көне», «Россия көне», «Салават Юлаев көне» һәм башкалар.

«Көйне танып әйт» уены, «Мин яратам сине, Россия!» викторинасы, «Безгә тынычлык кирәк!» җыр һәм шигырьләр бәйгесе, «Без тынычлыкны рәсемгә төшерәбез» асфальтта рәсемнәр конкурсы балаларның актив катнашылыгында үтте. Башкортстанның халык герое Салават Юлаев, 112нче башкорт кавалерия девизиясе, районның Бөек Ватан сугышы геройлары турында һәм башка темаларга әңгәмәләр малайлар һәм кызларда зур кызыксыну тудырды.

Ял итүчеләрнең туклануы мәктәп ашханәсендә оештырылды. Барлык ризыклар сыйфатлы һәм тәмле булды. Балалар пешекчеләр Нәзирә Солтанова һәм Зәлифә Гәрәева әзерләгән сый-нигъмәтне мактый-мактый ашадылар. Мәктәпнең хуҗалык мөдире Эльвира Арсланова һәм техник хезмәткәр Альмира Вәлитова лагерьда чисталык һәм тәртипне тәэмин иттеләр.

Римма НӘБИЕВА, лагерь начальнигы.  

 

Шатланып йөрделәр
Шатланып йөрделәр
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: