Яңа көн
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Хәтер һәм кайгы көне

Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады Хәтер һәм кайгы көне Бомба һәм снарядлар соңгы тапкыр шартлаган көннән алып 77 ел үтте. Җир йөзендә тынычлык урнашты. Ләкин илебез совет халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән каһарманлыгы, ул чордагы чиксез зур югалтулар һәм мәхрүмлекләр турында онытмый. 1941 елның 22 июне безнең љчен мәңгелеккә бөек фаҗига һәм батырлык көне булып калачак.

Хәтер һәм кайгы көне
Хәтер һәм кайгы көне

Кушнаренко авылының Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды. Аны муниципаль район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәдуллин ачты. Җыелучылар Туган илебез хакына башларын салган сугышчыларны һәм вафат булган тыл эшчәннәрен бер минут тын калып искә алдылар, яу кырында ятып калган якташларыбыз һәйкәленә чәчкәләр салдылар.

Район җитәкчесе Украинада махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Илвир Галләмов һәм Динар Низаевның әти-әниләренә Батырлык ордены тапшырды.

Митингта сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының район советы рәисе Венер Галимов, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Павел Кулинцев чыгыш ясадылар.

 

Хәтер һәм кайгы көне
Хәтер һәм кайгы көне
Читайте нас: