Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Күңелле чор

Балалар җәе Күңелле чор Иске Камышлы урта мәктәбе каршында өч атналык «Салават күпере» көндезге ял лагере эшләде. Вожатыйлар Нурия Имаметдинова, Наталья Сәмигуллина, Гөлшат Ганиева, Илсөя Хәлимова һәм лагерь начальнигы Раушания Әхмәтҗанова балалар өчен күп төрле конкурс, викторина һәм ярышлар оештырдылар, түгәрәкләр алып бардылар.

Күңелле чор
Күңелле чор

Малайлар һәм кызлар һәркайсы егерме кешедән торган өч отрядка бүленде. Иртәнге гимнастика һәм аштан соң отряд эшләре һәм чаралар башланды. Төшке аштан соң нигездә уеннар үткәрелде.

Җәйге ял системасының тәрбияви кыйммәте укучыларның педагогик яктан максатка ярашлы, эмоциональ мавыктыргыч ялын оештыру, аларның сәламәтлеген ныгыту, яңа хис-тойгыларга, үзләрен иҗатта табуга, хезмәт, аң-белем, сәнгать, мәдәният, уен һәм башкаларны эченә алган эшчәнлеккә ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә тора. 

Һәр балага индивидуаль якын килү, аның эшчәнлеген мөмкинлек һәм үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру, уңыш шарты тудыру безнең лагерь эшчәнлегенә хас үзенчәлек булды. Балаларга аларның сәләт һәм талантларын үстерү өчен шартлар тудырып, аларның һәркайсының иҗади үсеше перспективасын ачыкларга үз-үзен үстерү программасын эшләүдә ярдәм итәргә мөмкин. Бала – лагерьда төп фигура. Аның үзен биредә чын-чыннан яхшы хис итүе бик мөһим. Ә бу, беренче чиратта, педагогларның отрядларда уңайлы микроклимат тудыру осталыкларына бәйле.

  Малайлар һәм кызлар уен, викторина, бәйгеләрдә катнаштылар, күп вакытларын саф һавада үткәрделәр.

Балалар «Салават күпере» лагеренда файдалы эшләр һәм күңелле вакыйгалар белән үткәргән көннәрен озак сагынып искә алыр дип ышанабыз.

Раушания ӘХМӘТҖАНОВА,

башлангыч сыйныф укытучысы, лагерь начальнигы.

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: