Яңа көн
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

«Күңелле планета» көтә

Балалар җәе «Күңелле планета» көтә Ниһаять, көтеп алынган җәй дә җитте. Мәктәпләрдә дәресләр тәмамланды, балалар каникулга таралды. Ләкин Кушнаренко авылы гимназиясе шаян малайлар һәм кызлар өчен ишекләрен яңадан ачты. Биредә 1 июньнән «Күңелле планета» лагере эшли башлады.

«Күңелле планета» көтә
«Күңелле планета» көтә

 

Лагерьга алты отрядка берләшкән 150 бала йөри. Алар белән егерме вожатый һәм физкультура укытучысы шөгыльләнә. Өлкән вожатый Резида Ганиева һәм лагерь начальнигы Сергей Мельников һәр көн иртәнге линейкада аларны тәбриклиләр. Аннан соң гимнастика һәм бию флешмобы үткәрелә.

Линейкадан соң малайлар һәм кызлар тәмле ризыклар көтеп торган ашханәгә юнәлә.

Отряд эшләре һәм күңелле чаралардан башка лагерь буламы!? Һәр көн минутына кадәр планлаштырылган. Программага квест, флешмоб, уеннар, концертлар, ярышлар һәм башка чаралар кертелгән.

Телеңне йотарлык төшке аштан соң лагерьда ял итүчеләр өйләренә кайтып китәләр. Ә иртәгәсен инде тагын шатланып, «Күңелле планета» исемле илгә йөгерәләр.

    

«Күңелле планета» көтә
«Күңелле планета» көтә
Автор:Айгуль Валеева
Читайте нас: