Яңа көн
+7 °С
Облачно
Балалар дөньясында
24 Марта 2022, 10:00

Мәктәп казанышлары тупланмасына

Гүзәллек дөньясында Мәктәп казанышлары тупланмасына

Добавить в предпочтительные источники Google
Мәктәп казанышлары тупланмасынаМәктәп казанышлары тупланмасына
Мәктәп казанышлары тупланмасына

Балалар музыка мәктәпләре укучылары һәм укытучылары арасында академик кыллы-смычоклы уен коралларында башкаручылар арасында халыкара конкурска йомгак ясалды.

Анда скрипка сыйныфы укытучысы Елена Латыйпова һәм концертмейстер Зилә Сөнәеваның укучылары лаеклы чыгыш ясады. Альбина Бакиева – икенче, Руфина Бакиева һәм Илшат Зәйнетдинов өченче урыннарны алды.

Анда илебезнең барлык почмакларыннан шулай ук Әрмәнстан, Донецк Халык Республикасы, Молдова һәм Белоруссиядән күп музыкант катнашты. Әлбәттә, залда тыңлаучыларның җанлы теләктәшлегеннән башка видеокамерага гына уйнау җиңелдән түгел. Ләкин безнең укучылар бу сынауны уңышлы үтте.

Онлайн форматта оештырылган бәйгеләр дә бик мөһим. Чөнки алар иҗади үсеш өчен зур этәргеч бирә.

 

Мәктәп казанышлары тупланмасына
Мәктәп казанышлары тупланмасына
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас