Яңа көн
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Балалар дөньясында
2 апрель 2021, 15:20

Мавыктыргыч сәяхәт

Балалар дөньясында Мавыктыргыч сәяхәт

Илфир абый Кадыйров музей галереяләре буенча мавыктыргыч экскурсия үткәрде. Күптән түгел биредә ремонт ясалган, күркәмләнгән заллар яңа экспонатлар белән тулыландырылган. Илфир Фаил улы Топорниннар гаиләсе, катлаулы Сталин чоры, Коминтерн мәктәбе турында сөйләде.

Экскурсия ахырында безгә районыбызның атаклы кешеләренең фотопортретларын күрсәттеләр. Әткән заманнар турында бик озак тыңлап булыр иде, ләкин, кызганычка каршы, экскурсия вакыты тәмамланды.

Бөтен сыйныфыбыз белән музей директоры Гүзәл Хәмитовага, фондларның баш саклаучысы Илфир Кадыйровка, экскурсияләр оештыручы Гөлназ Ганиевага чиксез рәхмәт әйтәбез. Аларның турышлыгы белән авылыбыз тарихы турында күп нәрсә белдек.

Ариана ЗЕСЕНКО, укучы.

Лиана Ф€ЙЗУЛЛАЕВА фотосы.

Читайте нас: