Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Балалар дөньясында
16 октябрь 2020, 17:21

Мотлак барып күрегез!

Балалар дөньясыМотлак барып күрегез!

Көзнең чагу бер көнендә сыйныф җитәкчебез Ләйсән Нурмөхәммәтова сыйныфыбызны авылыбызның гүзәл почмагы – таш сыннар паркына сәяхәткә чакырды. Биредән авылыбыз уч төбендәгедәй күренә.

Паркка безне мәктәп автобусы илтте. Барган вакытта авылыбыз урамнарын күзәтеп, сокланып бардык.

Һәммәсенә дә таныш булган самолет янында булганнан соң, кеше теленнән төшмәгән таш сыннар паркына юлландык. Крокодил, елан, арслан, анасы белән фил баласы – һәрбер образ үзенчә кызыклы һәм игътибарга лаек. Ләкин шулай да безгә иң ошаганы әкият геройлары сыннары булды. Боларның барысының да авторы – сыннар остасы Илфир Хәйруллинның алтын кулларына сокланмый мөмкин түгел. Бу көнне безгә аның белән дә очрашу бәхете тиде. Ул эш өстендә иде. Сыннар сафы буенча үзе экскурсия ясап, безгә хәтта геройларны ничек ясавын да күрсәтте. Нәкышче хезмәтенә карап ләззәтләнгәннән соң, паркны җыештыруга үз өлешебезне керттек.

Хушлашканда очрашу истәлеге итеп фоторәсемгә тљштек.

Сыйныф җитәкчебезгә шундый фәһемле һәм кызыклы сәяхәт өчен рәхмәт. Алда мондый көтелмәгән очрашулар булыр әле дип өметләнәбез.

Әлеге паркны күргәнегез булмаса, мотлак барып күрегез!

Карина ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА, Азалия МӘҺӘДИЕВА, Индира ХӘЕРЛАНАМОВА, 1нче урта мәктәпнең 5 «б» сыйныфы укучылары.

Читайте нас: