Яңа көн
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Кечкенә шахзадәләр балында

Кечкенә шахзадәләр балында


Опера һәм балет театрында оештырылган тамашага безне Каринэ Хәбирова чакырды. Биредә һәркайсыбызны олы кунак итеп каршыладылар. Тупсадан башлап булган мондый мөнәсәбәт һәр адым саен үзебезне чын шахзадә итеп тоя бардык. Чайковский музыкасы агышы безне нәзакәтле егетләр белән бергә биюгә әйдәде.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, «беренче леди» Каринэ Хәбировага, чарада катнашкан артистлар, оештыручыларга күңел җылысын бүлгәннәре, шатлык минутлары, күчтәнәчләр өләшкәннәре, безгә һәм проблемаларыбызга игътибарлы булганнары өчен рәхмәтлебез. Бу кичә фоторәсемнәрдә, һәммәбезнең йөрәгендә матур хатирә булып сакланачак. Без, чыннан да, үзебезне сау-сәламәт һәм сылу шахзадәләр итеп хис иттек. Беренче балымны мин беркайчан да онытмаячакмын.


Эмилия САБИРОВА, гимназиянең 3 сыйныф укучысы.
Читайте нас: