Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Балалар дөньясында
4 февраль 2019, 12:09

Гайдарны бөген укыйбыз

Балалар һәм китап

Гайдарны бөген укыйбыз


Чарага Кушнаренко авылының башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. 1нче урта мәктәпнең 4 «а» сыйныф укучылары аеруча активлык күрсәтте. А.П.Гайдарның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырганнан соң алар язучының әсәрләре буенча викторинага кушылды. Малайлар һәм кызлар «Тимур һәм аның командасы», «Чук һәм Гек» хикәяләрен яхшы белүләрен күрсәтте.

Азамат Гыйзетдинов белән Азат Сафин Тимур белән Мишка Квакинның очрашу књренешен ышандырырлык итеп уйнады. Чара «Хәрби сер, Мальчиш-Кибальчиш һәм аның ныклы сүзе» турында әкиятләр һәм «Кайнар таш» әсәрләрен уку, «Гайдар алда атлый» җырын тыңлау белән тәмамланды.

Аркадий Гайдар кыска гына гомерендә үзенең укучыларына дуслык һәм тугрылык, Ватанга чиксез мәхәббәт турында сөйләргә өлгерде.

Без, китапханәчеләр, бүген дә аның китапларын теләп укуларына сөенәбез.

Л. КАДЫЙРОВА, баш китапханәче.
Читайте нас: