Яңа көн
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Балалар дөньясында
26 декабрь 2018, 14:01

Матур һәм дөрес сөйләшик

Матур һәм дөрес сөйләшик

Безнең «Чишмәкәй» балалар бакчасында төрле тематик атналыклар үткәрелеп тора. «Матур һәм дөрес сөйләшик» дигән логопедик атналык шуларның чираттагысы булды.
Ул көтелмәгән вакыйгадан башланды – балалар янына әкият герое Буратино (Миләүшә Галләмова) килде. Буратино малайлар һәм кызлар белән сөйләшкәндә кайбер сүзләрне әйтеп бетермәде, авазларны төшереп калдырды. Балалар бердәм рәвештә аның хаталарын төзәттеләр, сүзләрне дөресләп әйттеләр.
Тәрбиячеләр тљркемнәрдә артикуляцияне, дөрес тын алуны үстерү өчен уеннар оештырдылар. Балалар «Шаян тел»нең әкиятләрен канәгатьләнеп тыңладылар һәм үзләре дә төрле хәрәкәтләр ясадылар.
Һәр иртәне тәрбияләнүчеләребез физик-тәрбия инструкторы Зарина Шәйхелисламова җитәкчелегендә «Туп һәм сөйләм» гимнастикасы ясадылар.
Укытучы-логопед Римма Гимаева тематик атналык барышында авазларны автоматлаштыру буенча ачык дәрес, тәрбиячеләр өчен түгәрәк өстәл, «Минем исемемнең беренче хәрефе» иҗат конкурсы үткәрде.
Әти-әниләр һәм балалар үз исемнәренең беренче хәрефен төрле техникада ясадылар, исемнең нәрсә аңлатуы турында кечкенә инша яздылар, үз хәрефләре турында шигырь ятладылар.
Җиңүчеләр Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Әкиятләр буенча сәяхәт аеруча мавыктыргыч булды. Тәрбиячеләр Светлана Платонова һәм Аида Йосыпова җитәкчелегендә ике әзерлек төркеме балалары сәяхәт барышында уен биремнәрен канәгатьләнеп үтәделәр.
Балада грамматик системалар формалаштыру бик мөһим. Ата-аналарның укытучы-логопед, тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белгечләре белән тыгыз хезмәттәшлеге белән генә яхшы нәтиҗәләргә ирешү мөмкин.


Римма ГИМАЕВА,
укытучы-логопед.
Светлана ПЛАТОНОВА,
тәрбияче.

Читайте нас: