Яңа көн
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
25 Май 2022, 15:40

Соңгы кыңгырау чыңлады

Бәйрәмнәр Соңгы кыңгырау чыңлады 25 майда район мәктәпләрендә 11 сыйныфны тәмамлаучы 57 егет һәм кыз өчен Соңгы кыңгырау яңгырады. Бу көн алар өчен шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да.

Соңгы кыңгырау чыңлады
Соңгы кыңгырау чыңлады

 

Советлар Союзы Герое Валентин Паширов исемендәге 1нче Кушнаренко урта мәктәбендә һәм гимназиядә шушы уңайдан тантаналы чаралар үтте.

Чыгарылыш сыйныфларны мәктәп тәмамлаулары белән котларга укытучылар, ата-аналар, беренче сыйныф укучылары җыелды. Тантана сәбәпчеләрен шулай ук муниципаль район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәдуллин чын күңелдән ихлас тәбрикләде.

Тормышларындагы соңгы мәктәп кыңгыравы чыңлавы егетләр һәм кызлар күңелендә озак сакланыр. Ә алда аларны чыгарылыш имтиханнары һәм үзаллы тормыш көтә.

    

 

Соңгы кыңгырау чыңлады
Соңгы кыңгырау чыңлады
Читайте нас: