Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
13 октябрь 2021, 15:20

Республиканың төп бәйрәме

Истәлекле көннәр Республиканың төп бәйрәме

Республиканың төп бәйрәме
Республиканың төп бәйрәме

Башкортстанның иң төп бәйрәмнәреннән берсе – Республика көнен һәм Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен Кушнаренко районы халкы тантаналы җыелыш һәм бәйрәм концерты белән билгеләде.

Бу көнне район мәдәният йортында авыл эшчәннәре, авыл биләмәсе, учреждение һәм предприятиеләр җитәкчеләре һәм белгечләре, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм ветераннар җыелды. Чараның тантаналы өлешендә залдагыларга тәбрикләү сүзләре белән муниципаль район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Азат Исмәгыйлев һәм муниципаль район Советы рәисе Рөстәм Вахитов мөрәҗәгать итте. Күп кенә хезмәт алдынгыларына дәњләт бњләкләре, Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәмдә республикабызда күп милләт кешеләренең дус һәм тату яшәњләре билгеләнде. Концерт программасында район мәдәният йорты артистлары, «Агыйдел моңнары» вокаль коллективы, «Иштекәй» курайчылар ансамбле, «Италмас» фольклор коллективы, балалар музыка мәктәбе укытучылары Фидрат Ибәков һәм Раилә Нургалиеваның инструменталь дуэты, Гүзәлия Исламова һәм Гөлназ Ханнанова башкаруында күпмилләтле республикабыз турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Даян Мурзин исемендәге күппрофильле һөнәри колледжның «Аркобалено» бию коллективы чыгышы концертка аеруча ямь өстәде.

Бәйрәм чарасы вакытында яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы барлык санитария-эпидемиология талђплђре катгый үтәлде.

 

Республиканың төп бәйрәме
Республиканың төп бәйрәме
Автор:Айгуль Валеева
Читайте нас: