Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
1 октябрь 2021, 14:44

Өлкәннәр өчен

Пенсия фондында Өлкәннәр өчен 1 октябрьдә Россиядә ел саен Өлкәннәр көне билгеләнә. Республикабызда 1 миллион 157 мең пенсионер яши, шулардан 142 кеше 80 яшьтән өлкәнрәк.

Өлкәннәр өчен
Өлкәннәр өчен

80 яшькә җиткән хаклы ялдагы кешеләр югары пенсия алуга хокук ала. Картлык буенча иминият пенсиясенә беркетелгән түләү 6044,48 сум күләмендә билгеләнгән, 80 яшькә җитү белән ул икеләтә арта һәм 12088,96 сумны тәшкил итә. Пенсияне яңадан исәпләү, пенсионерлардан гариза соратып алынмыйча, күрсәтелгән яше тулганнан соң, автомат рәвештә гамәлгә ашырыла.

РФ Президенты Указына ярашлы, 80 яшькә җиткән пенсионерларны караучы эшләмәүче хезмәткә сәләтле затлар ай саен 1380 сум түләү алу хокукына ия.

Бүлек идарәчесе Фоат Хантимеров әйтүенчә, республикада барлык тљп пенсияләр һәм пособиеләр дә вакытында түләнә.

Пенсия фондының мәгълүмат хезмәте.

Өлкәннәр өчен
Өлкәннәр өчен
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: