Яңа көн
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
2 август 2021, 11:59

Бай мирас кала

Мәдәният Бай мирас кала

Бай мирас кала
Бай мирас кала

Ахлыстино авылы халкы «Яшә, авыл!» бәйрәмендә актив катнашты. Ел саен үткәрелүче бу чарага туганнары һәм якыннары белән аралашу, яшьләргә рус халык йолаларын, гореф-гадәтләрен тапшыру өчен җыелалар.

Салават һәм Күмертау епископы Николай һәм урындагы чиркәү башлыгы Евгений атакай бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды. Аларның катнашуы бу проектның социаль, мәдәни һәм рухи тормыш өчен әһәмиятен тагын бер тапкыр исбатлады.

Бәйрәм күңелле һәм мавыктыргыч узды. Җыелучылар рус халык җырларын башкарды, әйлән-бәйлән йөрде, балалар өчен уен һәм бәйгеләр үткәрделәр.

Чараны оештыручы Ольга Самарина авыл тормышын ничек тә булса җанландырырга омтыла, башлыча аның тырышлыгы белән «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Россия мәдәният фонды биргән грантны файдаланып, «Яшә, авыл!» проекты гамәлгә ашырыла.

Бәйрәм иң кечкенә авылның да туган якларын яратучы, халык йолаларын сакларга, бу бай мирасны киләсе буыннарга тапшырырга әзер булган кешеләрне туплау урыны була алуын күрсәтте.

Бай мирас кала
Бай мирас кала
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: