Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
28 Май 2021, 15:07

Эшкуарларны хөрмәтләделәр

Һөнәри бәйрәмЭшкуарларны хөрмәтләделәр

Россия эшкуарлык кљнендә муниципаль район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Руслан Гыйззәтуллин бер төркем эшкуарлар белән очрашты, аларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, Мактау хатлары тапшырды.

Аларның барысы да мондый бүләккә лаек, чөнки социаль һәм иҗтимагый чараларда, хәйрия эшчәнлегендә катнашалар, район икътисадын үстерәләр, яңа эш урыннары булдыралар, Башкортстанда гына түгел, бђлки аннан читтә дә төрле инвестиция мәйданчыкларында районны күрсәтәләр.

– Коронавирус пандемиясе нәтиҗәләре һаман да үзләрен сиздертеп торганлыктан, бүген эшкуарлык белән шөгыльләнү, үз эшеңне тиешле дәрәҗәдә тоту катлаулы булып кала. Шулай да без бергәләп барлык каршылыкларны җиңәрбез һәм үсеш юлларын табарбыз, – диде район җитәкчесе.

Читайте нас: