Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
13 март 2021, 12:34

Белен – мае белән

Бәйрәм ярминкәсеБелен – мае белән

Иртән үк авыл халкын үзенә чакырып торган күңелле көй күтәренке кәеф өстәде. «Тау» балалар лагере укытучылары кечкенәләр өчен әзерләгән төрле уеннар җыр-бию белән аралашып барды. Җыелучылар район мәдәният йорты артистлары күрсәткән фольклор тамашадан да канәгать калды.

Яз күптән инде ишек шакый. Әмма кыш үзенең хакимлеген бирергә ашыкмый. Күңел табигатьнең тизрәк уянуын көткәнгәме, кушнаренколылар Язсылуны көчле алкышлар белән каршылады. Халык төрле уеннарда теләп катнашты.

Бүгенге бәйрәмнең төп символы – милли ризыкларыбызның берсе беленнең ниндие генә юк иде! Берсе әче, икенчесе төче, үтә күренмәлесе, калынрагы, манный белене, тары белене һәм башка төрлеләре... Һәркемнең үзе генә белгән рецептлары, сере бар.

Гөҗләп кайнаган самавыр янында сөйләшә-сөйләшә, теләгән һәр кеше беленнән авыз итте. Кайберәүләр үзләре ошаткан ризыкларның рецептларын уртаклашты.

Чара карачкы яндыру белән тәмамланды.

Читайте нас: