Яңа көн
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
30 декабрь 2020, 11:56

Районның төп чыршысы ачылды

Бергәләп сөеникРайонның төп чыршысы ачылды

Яңа ел алдыннан В. Паширов исемендәге мәдәният һәм ял паркында чагу вакыйга – Кыш бабайлар һәм Карсылулар парады үтте.

Тамашаны Октябрь урамы башыннан алып паркка чаклы күзәтеп булды. Районның төп чыршысы һәм боз шәһәрчеген ачуга багышланган бәйрәм чарасы паркта дәвам итте.

Кышның төп тылсымчылары парады балаларда чын куаныч тудырды, һәркемдә могҗизага ышаныч уятты. Тамаша бик күңелле һәм онытылмас булды. Районыда Яңа ел бәйрәмнәре сезоны ачылды!

Кыш бабайлар һәм Карсылулар парады районыбызда икенчегә үткәрелә. Бу чын тардициягә әйләнер дип ышанабыз.

Безнең хәбәрче.

Читайте нас: