Яңа көн
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
24 декабрь 2020, 20:55

Быел Уфада Кыш бабайлар парады үзенчәлекле форматта уза

Быел Уфада Кыш бабайлар парады үзенчәлекле форматта уза

Уфада Кыш бабайларның традицион парады быел үз форматын үзгәртте һәм автойөреш рәвешендә узачак.

26 декабрьдә, шимбә көнне, Башкортстан башкаласының «Кыш бабайлар көрәше» онлайн-конкурсында җиңгән җиде районның төп геройлары, Салават Юлаев мәйданында урнашкан чыршы яныннан кузгалып, башкаланың төп урамнары – Зәки Вәлиди, Карл Маркс, Пушкин, Ленин, Революцион, Октябрьнең 50 еллыгы, Октябрь проспекты буенча машиналарда узачак.

Чара башкаланың Ленин исемендәге мәйданында, үзәк чыршы каршында, тамаша белән тәмамланачак. Автойөреш 11 сәгатьтә башлана.

Фото: bobruisk.ru

Читайте нас: