Яңа көн
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
23 декабрь 2020, 00:18

Радий Хәбиров энергетикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Радий Хәбиров энергетикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген Уфада республика Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортстан электр челтәре компаниясе”енә керүче "Башкирэнерго” җәмгыятенең шәһәр электр челтәрләре белән идарә итү үзәгендә булды, энергетикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, бүген төбәкнең 36 мең энергетигы бәйрәм итә.

- Мин Башкортстанның илнең әйдәп баручы энергетика үзәкләренең берсе булуы белән горурланам. Бездә - 5,5 мең МВт егәрлек, 13 мең километр электр тапшыру линиясе. Һәм без үзебезнең потенциалны үстерүне дәвам итәбез, бу бик мөһим, - диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, энергетика хезмәте бөтен ил һәм республика өчен аерым әһәмияткә ия. Чөнки бу - уңышлы икътисадның нигезе.

Республика Башлыгы тармак вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды, шулай ук “Башкортстан электр челтәре компаниясе”, “Башкортстан генерация компаниясе” һәм “Башкортстан энергия сату компаниясе” коллективларына рәхмәт сүзләре җиткерде.

Фото: glavarb.ru
Читайте нас: