Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
10 март 2020, 13:49

Алар авылыбыз горурлыгы

Алар авылыбыз горурлыгы

Алар авылыбыз горурлыгы

Язмышлары фаҗигале әфган сугышы белән бәйләнгән авылдашларыбызга багышланган «Солдат данын горур якладыгыз!» дигән чара айлыкка йомгак ясады.

Калтай авылыннан унбер егет Әфганстанда интернациональ бурычын үти. Кичәдә алардан Динил Арсланов, Финал Зөбәеров, Фәнис Камалетдинов, Фәрит Сабуров һәм Зәвил Хәернасов катнашты. Шулай ук заманында бу егетләрне башлангыч хәрби әзерлек дәресләреннән укыткан, озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Зәбир Әюпов һәм крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Гыйльманов чакырылды. Алар чыгышларында сугышчы-интернационалистларга рәхмәт белдерделәр, егетләрнең авылыбыз горурлыгы булуын билгеләделәр.

Очрашу обелискка Дан гирляндасы салудан башланды. Анда укучылар һәм укытучылар катнашты.

Хәвефсез тормыш нигезләре укытучысы Рәфил Әюпов совет солдатларының Әфганстандагы каһарманлыгы турында сөйләде. Китапханәче Гөлнара Сафина әфганчы якташларыбыз хакында күп мәгълүмат туплаган, аларның фоторәсемнәреннән күргәзмә оештырган.

Сугышчы-интернационалистлар хәрби яшьлекләре турында хатирәләре белән уртаклаштылар, укучыларның күп сорауларына җавап бирделәр. Бүгенге көнгәчә яши алмаган яугирләрне бер минут тын калып искә алдык.

Очрашудан соң кунаклар мәктәпне карап чыктылар, үзләре укыган сыйныф бүлмәләрендә, музейда булдылар, укытучылар белән бергәләп фотога төштеләр.

Сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте.

Сугышчы-интернационалистларга, Зәбир Әюповка һәм Дамир Гыйльмановка кичәдә катнашулары өчен ихлас рәхмәт белдерәбез.

Алия Рәхимова, мәдәни оештыручы.

Калтай авылы.

Читайте нас: