Яңа көн
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
30 декабрь 2019, 15:48

Рәхәтләнеп күңел ачтылар

Рәхәтләнеп күңел ачтыларМәдәният-спорт комплексының дискотека залында ветераннар өчен Яңа ел бал-маскарады үткәрелде. Бәйрәмгә гомерләренең күп елларын районның чәчкә атуы хакына багышлаган өлкән яшьтәге кешеләр җыелды.

Рәхәтләнеп күңел ачтылар

Мәдәният-спорт комплексының дискотека залында ветераннар өчен Яңа ел бал-маскарады үткәрелде. Бәйрәмгә гомерләренең күп елларын районның чәчкә атуы хакына багышлаган өлкән яшьтәге кешеләр җыелды.

Матур киенгән әби-бабайларны район хакимияте, халыкны социаль хезмәтләндерү учреждениеләре вәкилләре, мәдәният йорты артистлары каршылады. Карнавалда катнашучыларны район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин ихлас тәбрикләде, аларга ныклы сәламәтлек, шат кәеф, озын гомер, Яңа елның тик яхшылыклар гына алып килүен теләде. Башка кунаклардан да ветераннар исеменә күп җылы сүзләр яңгырады.

Әкият геройларыннан башка нинди бәйрәм инде ул?! Чыршы өлкәннәр өчен оештырылса да, алардан башка бәйрәм ул кадәр күңелле килеп чыкмас иде. Узган ел хуҗасы Дуңгыз галиңәнәпләре (Гүзәлия Исламова) ветераннар белән унике елга хушлашырга килде. Әкият персонажлары (Зөлфия Якимова һәм Ирина Шәрипова) чанада Яңа ел хуҗасы – сөйкемле Күсене алып килде. Аннан бәйрәм барышын Кыш бабай (Рәфис Бакиев) үз кулына алды. Ул Карсылу (Эльвира Шәйхетдинова) белән бергә, кунакларны да җәлеп итеп, бәйгеләрдә катнашты, баянга кушылып җырлады, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады, биеде. Район мәдәният йорты артистлары һәм балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр әби-бабайларга бик матур концерт бүләк итте.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Роза Сабурова һәм Гөлназ Ханнанова бәйрәмне кызыклы һәм мавыктыргыч алып барды.

Фото А.Десяткина

Читайте нас: