Яңа көн
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
30 декабрь 2019, 15:36

Иң лаеклылар катнашты

БәйрәмнәрИћ лаеклылар катнаштыБыел балалар өчен дулкынландыргыч бәйрәм – район хакимияте башлыгы Чыршысы мәдәният-спорт комплексының дискотека залында үтте.

Бәйрәмнәр

Ић лаеклылар катнашты

Быел балалар өчен дулкынландыргыч бәйрәм – район хакимияте башлыгы Чыршысы мәдәният-спорт комплексының дискотека залында үтте. Ул һәр елны уку алдынгыларын, төрле олимпиада, спорт ярышларында җиңүчеләрне, иҗат конкурслары һәм фестивальләре лауреатларын, аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләрдәге һәм сәламәтлекләре чикле балаларны җыя. Һичшиксез, алар барысы да районыбызның горурлыгы һәм бәйрәмдә катнашу хокукына чын-чыннан лаеклар.

Берсеннән-берсе чагу һәм матур карнавал костюмнарына киенгән малайлар һәм кызлар иҗади коллективлар тарафыннан әзерләнгән театрлаштырылган тамашада канәгатьләнеп катнаштылар. Кыш бабай, Карсылу һәм 2020 елның хуҗасы – киң күңелле һәм сөйкемле Күсе белән бергәләп чыршыдагы утларны кабыздылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, биеделәр, әкият карадылар. Быел районның төп Чыршысында 240тан артык укучы катнашты.

Бәйрәмне район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин ачты һәм нәни кунакларга ихлас котлауларын юллады. Башкортстан Республикасы Дәњләт җыелышы – Корылтай депутаты Альберт Локманов шулай ук җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Ул быел безнең район өчен һәм турыдан-туры балалар өчен дә күп яхшылыклар эшләде. Татлы күчтәнәчләр дә – аның бүләге.

Яңа ел тамашасы балалар күңелендә хис-тойгылар өермәсе уятты һәм матур тәэссоратлар калдырды.

Бәйрәм ахырында районның төп Чыршысында һәр бала, зур кап татлы күчтәнәч белән бергә, дәрт-куәт, кәеф күтәренкелеге дә алды.

Читайте нас: