Яңа көн
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
25 декабрь 2019, 12:09

«Изге чыршы» бәйрәме

«Изге чыршы» бәйрәмеМәдәният-спорт комплексының матур бизәлгән дискотека залында район «Гаилә» њзәге хезмәтләндерүендәге балалар өчен «Изге чыршы» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте.

«Изге чыршы» бәйрәме

Мәдәният-спорт комплексының матур бизәлгән дискотека залында район «Гаилә» њзәге хезмәтләндерүендәге балалар өчен «Изге чыршы» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте.

Ерак авыллардан җыелган малайлар һәм кызлар биредә бәйрәм кәефе һәм тылсым тойгысында коендылар. Аларның күпләре өчен район үзәгенә чыршы бәйрәменә килү – үзе ук зур вакыйга. Балалар тантанада ихлас шатланды, күңел ачты, әйлән-бәйлән әйләнде, уеннарда актив катнашты. Иң мөһиме – күптән көтеп алынган Кыш бабай һәм Карсылудан татлы күчтәнәч-бүләкләр алдылар.

Читайте нас: