Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
7 Май 2019, 17:02

Герой кызында кунакта

Хәрби-патриотик тәрбия

Герой кызында кунакта


Хуҗабикә тормыш иптәше Гыйлемхан абый белән балаларны ачык күңелдән, бик кунакчыл каршылады. Ул әтисенең сугышчан юлы турында сөйләде, гаилә фоторәсемнәре кадерләп сакланган альбомнарны күрсәтте.

Егетләр һәм кызлар данлыклы якташыбызның тормыш юлы, Советлар Союзы Герое исеменә нинди батырлыгы өчен лаек булуы турында хикәяне мавыгып тыңлады.

...1944 елның 13 июлендә Фазылҗан Әхмәлетдинов разведкага баргач егерме ике кешедән торган дошман төркеме белән очраша. Тигез булмаган алышта разведчик сигез фашистны юк итә, калганнары кача башлый. Ләкин кыю солдат берсен куып җитә һәм әсирлеккә ала. «Тел» бик мөһим мәгълүмат бирә.

Шушы батырлыгы өчен аңа 1945 елның 24 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз медале тапшырыла.

Очрашу бик җылы шартларда үтте. Зөләйха Фазылҗан кызы белән әңгәмә мизгелләрен фотога төшердек. Якташыбызның катлаулы һәм мавыктыргыч язмышы белән танышу укучыларда җуелмас тәэссоратлар калдырды.


Гөлназ ГАНИЕВА, өлкән вожатый.
Читайте нас: