Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Дуслык әйлән-бәйләне

Бөек Җиңүнең 75 еллыгынаДуслык әйлән-бәйләне

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына

Дуслык әйлән-бәйләне

«Әтәчкәй» балалар бакчасының «Кантри» тавыш оркестры һәм малайлар ансамбле (җитәкчесе Г. Зәйнетдинова), «Елмаю» балалар бакчасының бию коллективы (Л. Мостафина), Иске Тукмаклы балалар бакчасы вокаль ансамбле (И. Корбанова), «Чишмәкәй» балалар бакчасының «Бубенцы» оркестры (Е. Бабенкова), «Кояшкай» балалар бакчасының бию коллективы (И. Гыйльданова) чыгышлары тамашачыларның көчле алкышларына лаек булды.

Казарма авылы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Милена Әхмәтҗанова һәм Назгөл Гомәрова, «Чишмәкәй»дән Аделия Сатаева, «Әтәчкәй»дән Артур Хөснетдинов һәм Рамзан Галиев үз музыка җитәкчеләренең дә талантлы булуларын исбатлады.

Биюләрнең нинди соклангыч булуларын күрсәгез икән! Алиана Рәҗәпова башкорт халык биюе «Бөрлегән»не башкарганда аңардан күзне дә алып булмады. «Кояшкай», Шәрип, Султанай, «Әтәчкәй» балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре башкарган төрле биюләр шулай ук тамашачыларны әсир итте.

Бәйгедә җиңүчеләр концерты «Кояшкай» балалар бакчасы хоры чыгышы белән тәмамланды.

Фестивальдә катнашучы барысына да яңадан-яңа уңышлар телибез!

Читайте нас: